Яңалыклар
-
Әлки районда сабан культуралары чәчү төгәлләнеп килә
Районда сабан культуралары чәчү төгәлләнеп килә. Быел яз игенчеләр алдында бу эшне 44 мең гектар мәйданда башкару планлаштырылган иде.
-
Ислам динен кабул итү уңаеннан үткән чарада әлкилеләр дә күп катнашты
19 майда ут күршеләребез Спас районында – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул ителү уңаеннан зур чаралар үтте.
-
Татар Суыксу авылында яшәүче тыл ветераны Гаязов Кирам 95 яшен тутырды
Татар Суыксу авылында туып, үзенең гомерен шул авылга багышлаган тыл ветераны Гаязов Кирам абый 95 яшен тутырды.
-
Карга авылында велосипедта ярыштылар
Велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы һәркемгә билгеле, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз итә.
-
Балалар иҗат йортында марш атлауга җырлап баруны карау булды
Бүген балаларны хәрби-патриотик һәм гражданлык рухында тәрбияләү аеруча мөһим. Монда яшүсмернең шәхесен үстерү, аңарда ватанпәрвәрлекне, Ватанга тугрылык һәм аны сакларга әзер булу хисләрен тәрбияләү төп юнәлешләрнең берсе булып тора.
-
Әлкилеләр 2 миллион сумнан артык акчаларын алдаркараклар хисабына күчергән
Хокук саклау хезмәтләре күп тапкырлар сак булырга һәм таныш булмаган телефон номерыннан шалтыратучы затларга ышанмаска чакыруларына карамастан, район кешеләре алдаркаракларның хәйләсенә һаман да ышанып, акчаларын чит затларның хисапларына күчерә.
-
Изге Болгар җыенына сәфәр кылу өчен районнан ике автобус билгеләнәчәк
19 майда Изге Болгарда бабаларыбызның 922 елда Ислам динен кабул итүләре хөрмәтенә җыен үтәчәк. Әлеге җыен 1989 елдан бирле үткәрелеп килә.
-
94 яшьлек Анна Ямкина: «Сугыш вакытында эшләмәгән эш калмады»
Иске Тумбада яшәүче Анна Ямкина озакламый туган көнен билгеләп үтәчәк – 5 июньдә аңа 94 яшь тула.
-
Иске Алпарда яшәъче ир-ат җинаять кылуда гаепле дип табылды
Әлки районы прокуратурасы Иске Алпарда яшәп, элек хөкем ителгәне булган 59 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен хуплады.
-
Соңгы сулышларына кадәр көрәшкәннәр
Бөек Ватан сугышы төгәлләнүгә күп вакыт узды инде, әмма ул авыр еллар, куркыныч вакыйгалар бүген дә безнең хәтерләрдә.
-
Дмитрий Чумановның әнисе Лидия: «Аңа 35 яшь кенә тулган булыр иде»
Базарлы Матакта яшәүче Лидия Чуманова социаль челтәргә куйган кыска язма һәм фотосурәт күпләрне тетрәндерде, хатирәләрен яңартты.
-
Базарлы Матакның Изге Троица храмында Пасха бәйрәме алдыннан вакытлыча чаң урнаштырдылар
Базарлы Матакның Изге Троица храмында Пасха бәйрәме алдыннан вакытлыча чаң урнаштырдылар, чөнки чаң манарасы әлегә төзелеп бетмәгән.
-
Әлки районында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Хазим Мәрдегалләм улы Фәхретдиновны бәйрәм белән котладылар
9 Май – Җиңү көнендә Түбән Әлки авылында яшәүче бүгенге көндә исән булган бердәнбер сугыш ветераны Хазим Мәрдегалләм улы Фәхретдиновны район башлыгы үзе һәм ТР республикасы Рәисе исеменнән Александр Никошин котлады.
-
Кар дәү әтием Нәсыйхулла Насыйбуллин Суслонгерда хезмәт итә
Бөек Ватан сугышы илебезгә әйтеп бетергесез зур югалтулар алып килә, кайгы-хәсрәт кагылмаган бер генә йорт та калмый.
-
Александр Никошин: «Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!»
Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!