Әлки районы Сабантуенда күп әлкиле бүләкләнде
Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итеп, юбилейларын билгеләүчеләр исемнәрен атап үтәсе килә.
“Востокзернопродукт” җәмгыятендә слесарь бурычын үтәп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Чуаш Кичүе авылы хезмәтчәне Владимир Смышляев быел – 75, ә Каракүл авылы механизаторы Николай Артамонов 65 яшьлек гомер бәйрәмен үткәргән.
Алар, район, республиканың авыл хуҗалыгы тармагына зур өлеш керткәннәре өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Оешма-учреждениеләрнең алдынгы вәкилләре дә мәйдан түрендә була. Газетабызда кызыклы язмалары даими басылып килүче журналистыбыз Лилия Шәфикова да район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Ханбиков кулыннан истәлекле бүләк алды. Бу уңайдан хезмәттәшебезне котлыйбыз!
Мәйданда килгән кунаклар – Адел Айрат улы, Алсу Рөстәм кызы да әлкилеләргә котлауларын ирештерде. Алар, нигездә, һәркемгә исәнлек-саулык, илгә тынычлык һәм үсеш өчен хезмәт куючы һәр тармакка да уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев