Әлки районы мәгариф оешмалары «Цветы России» акциясенә кушылды
12 июнь — Россия көне алдыннан бөтен ил буйлап төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча патриотик акция уза.
Әлки районы мәгариф оешмалары горурлык белән бу чакыруга җавап бирделәр һәм волонтёрлар хәрәкәтенең актив катнашучылары булдылар.
Укучылар, педагоглар һәм хезмәткәрләрнең бергәләп тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары территорияләрендә чәчәк клубталары ясалды, үсентеләр утыртылды.
Бу инициатива — гади төзекләндерү эше генә түгел, ә туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү дәресе. Чәчәкләр һәм агачлар утыртып, халкыбыз кече Ватанын матуррак кына итми, ә киләчәкнең яшел һәм чиста булуына үз өлешен кертә.
Без бергәләп дөньябызны яктырак һәм матуррак итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев