Әлфинә Шәйхетдинова — Әлки районы Сабантуе спорт ярышлары лидеры
2026 елгы Әлки районы Сабантуенда спорт ярышларында катнашып, иң күп җиңүләргә ирешкән кеше — ул Әлфинә Шәйхетдинова.
Базарлы Матактагы Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 10 сыйныфын тәмамлаган Әлфинә, яткан килеш штанга күтәрүдә беренче урынны яулады. Шулай ук гер күтәрүдә ул җиңүчеләр пьедесталының иң югары баскычына менеп басты.
Утырган килеш таяк тартуда дистәләгән көндәшен җиңеп, беренчелекне яулады. Армрестлинг ярышында - чемпион булды.
Бу спорт ярышларында призёрларга манты пешерә торган кастрюльләр бүләк иттеләр. Әлфинә Шәйхетдиновага дүртенче шундый кастрюльне тапшырганда, ул аны икенче урындагы кызга бирде. Ә тегесе, рәхмәтләр әйтеп, үзенең кечерәк бүләген Әлфинәгә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев