Район тормышы

“Алексеевскдорстрой” юллардагы тишек-тошыкны ямауга кереште

24 мартта "Алексеевскдорстрой" эшчеләре район юлларындагы чокыр-чакорны ямауга керештеләр. Мастер Ленар Хәйретдинов җитәкләгән бригада 524 квадрат метрда ремонт ясаган һәм 62 тонна асфальт салырга өлгергән инде. Егетләр Алексеевск-Югары Колок юлында эшлиләр. Ремонт эшләре өчен асфальтны җәмгыятьнең асфальт-бетон заводы чыгара.

24 мартта "Алексеевскдорстрой" эшчеләре район юлларындагы чокыр-чакорны ямауга керештеләр.

Мастер Ленар Хәйретдинов җитәкләгән бригада 524 квадрат метрда ремонт ясаган һәм 62 тонна асфальт салырга өлгергән инде. Егетләр Алексеевск-Югары Колок юлында эшлиләр. Ремонт эшләре өчен асфальтны җәмгыятьнең асфальт-бетон заводы чыгара.


Нет комментариев