Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Базарлы Матакта Юсуповларның йорты иң матур һәм төзек хуҗалык дип табылды

Район үзәгенең Көньяк урамында яшәүче Юсуповларның йорты Базарлы Матакта иң матур һәм төзек хуҗалык дип табылды. Базарлы Матак авыл җирлеге җыенында уңган хуҗалар сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнде, аларга истәлекле бүләк чәчәкләр бирелде. Эшкә без шушы урам аша йөрибез һәм гел әлеге йортка сокланып карап үтәбез. Биредә уңган, эшчән хуҗалар яшәгәне...

Район үзәгенең Көньяк урамында яшәүче Юсуповларның йорты Базарлы Матакта иң матур һәм төзек хуҗалык дип табылды. Базарлы Матак авыл җирлеге җыенында уңган хуҗалар сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнде, аларга истәлекле бүләк чәчәкләр бирелде.

Эшкә без шушы урам аша йөрибез һәм гел әлеге йортка сокланып карап үтәбез. Биредә уңган, эшчән хуҗалар яшәгәне әллә каян күренеп тора. Ике катлы өй дә, капка-коймалар да төзек, зәвык белән эшләнгән. Капка төбенә җәелгән асфальт җәен юып алган кебек чиста, ә кышын ялт иттереп кары көрәлгән, хәтта себерелгән булыр. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Юсуповларның йорты аллы-гөлле бизәкләргә күмелә. Бакчадагы агачлар да, өйнең капкасы да төрледән-төрле утлар белән җемелдәшә. Нәкъ әкият дөньясы. Шуннан гел үтәсе килеп тора. Алардан күреп, якын-тирә урамнарда яшәүче әллә күпме кеше үз өйләрен дә шулай гирляндалар белән бизәделәр.

Ә җәй көне Рифкать һәм Наилә Юсуповларның өйләре, бакчалары гына түгел, капка төпләре дә чәчәккә күмелә. Алар өйләренең бөтен әйләнә-тирәсенә туфрак җәеп газон үләне чәчтеләр, юл буйлап миләш агачлары утырттылар. Газон тирәсендәге чәчкәләр кара көзгә кадәр шау чәчәктә утыра.

-Сез урамны да чәчәклеккә әйләндердегез. Күпләрнең үзәгенә үткән кәҗәләр, казлар зыян китермимени, ничек шулай үстерә аласыз? -дип сораганым бар Наилә ханымнан.

-И-и, без ул урамда йөрүче хайваннарны, кошларны куып арган инде. Берсендә эштән кайтып киләм, бер абзый газонда сыерын ашатып тора. Нишләп алай эшлисез инде, дип соравыма, җир уртак, синеке дә, минеке дә түгел, дип кенә җибәрде. Ә күрә торып казларыннын чәчәкләрне ашатучы хатынга кисәтү ясагач, бакчама кертә алмыйм бит инде аларны, бакчада яшелчә үсә, дип җавап бирде,-ди ул.

Юсуповлар гаиләсендә һәркем матурлыккка мөкиббән, чисталык-пөхтәлекне яраталар икән. Ә бит матур җирдә яшәү бөтен кешегә рәхәт. Тик, кызганыч, күбебез кеше куллары белән булдырылган гүзәллекне бәяли, саклый белми шул.

Юсуповлар кебек уңган авылдашларыбыздан үрнәк алып, һәркайсыбыз яшәгән җиребезне, әйләнә-тирәбезне ямьләндерергә омтылсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев