Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мәйданны көрәшчеләр кыздыра

Сабан туенда бездә көрәш ике көн дәвам итә. Беренче көнне яшүсмерләр үз араларында иң көчлеләрне ачыклыйлар. Алар бәйрәм көнне финалга чыккан батырларны көрәштерәләр. 6 июнь көнне яшьләрнең бил алышуы кичке Сабантуйның матур бер бизәге булды. Быел яшүсмерләр арасында 10 авырлык үлчәмендә 93 көрәшче катнашты. Кайбер үлчәмдә бил алышучылар дистәдән артып...


Сабан туенда бездә көрәш ике көн дәвам итә. Беренче көнне яшүсмерләр үз араларында иң көчлеләрне ачыклыйлар. Алар бәйрәм көнне финалга чыккан батырларны көрәштерәләр.
6 июнь көнне яшьләрнең бил алышуы кичке Сабантуйның матур бер бизәге булды. Быел яшүсмерләр арасында 10 авырлык үлчәмендә 93 көрәшче катнашты. Кайбер үлчәмдә бил алышучылар дистәдән артып китте. Бик-бик киеренке барды көрәш. Төп мәйданга килеп бу бәйгене күзәтүчеләр канәгать калдылар.
Менә яшьләр өчен Сабантуй көнне җитди сынау башланды. Төп мәйдандагы ике келәмнең берсендә һәр үлчәмдәге финал көрәшчеләре матур алымнар күрсәтеп, Сабантуй батыры исеме өчен көч сынаштылар.
Икенче келәмдә ир-егетләр арасында бил алышу башланды. Беренче булып мәйдан түренә 60 килограммга чаклы көрәшчеләр чакырылды.
Түбән үлчәмдә районыбызда көрәшчеләребез җитәрлек. Әнә 60 килограммлылар арасында Базарлы Матактан Рамис Миндубаев җиңүче булды. Бу егетебез инде келәмдә көрәшә-көрәшә шактый тәҗрибә туплаган. 65 килограммга кадәр авырлыкта Түбән Биктимердән Данис Апаяровка тиңнәр булмады.
70 килограммга кадәргеләр арасында көрәш озаграк, әмма бик мавыктыргыч барды. Базарлы Матактан студент егетебез Алмаз Хәмидуллин янә үз үлчәмендә җиңү яулады. Базарлы Матак егете Алмаз Хафизов аңардан аз гына калышты.
Менә келәмдә 85 килограммга кадәр авырлыктагылар. Бу үлчәмдә дә бил алышу бик кызыклы барды. Мәйдан я бер мәлгә тынып калды, оста матур алым күрсәтелсә, дәррәү күтәрелде. Көрәштә тыныч кына тамаша кылып утырып булмый шул. Бөтен көч-куәтеңне келәмдәгеләргә бирердәй булып ашкынасың. Ә көрәш бәйгесен судьялар бик гадел хөкем иттеләр. Кызмача баштан мәйданга йөгереп чыгучылар күренмәде диярлек. Бәйге бу үлчәмнең батыры итеп Карга егете Илнар Хәсәнҗановны билгеләде. Базарлы Матактан Илназ Гыйматдинов һәм Түбән Әлкидән Фердинат Багауов - икенче һәм өченчеләр.
Авыр үлчәмдәге көрәш гадәттә озаккарак сузыла, әмма бер дә ялыктырмый торган бәйге. Бү үлчәмдә көрәшчеләр алдагы елларда да күп булмый иде. Быел инде бөтен республикада диярлек Сабантуйлар бер үк көндә узгангадыр, олпат көрәшчеләр һәр җирдә тансык. Рәхмәт, үзебезнең районыбызда туып-үсеп, республикада исеме яхшы мәгълүм булган Югары Әлки егете Фәнил Минһаҗевка. Ул быел да туган ягы Сабан туеның дәрәҗәсен күтәрде. Фәнил моңа кадәр районыбыз Сабан туена дүрт ел кайтып бил алышкан. Шуның өчесендә ул баш батыр булып танылды.
85 килограммнан югары авырлык үлчәмендә Фәнил Минһаҗев Казан егете, нәсел тамырлары Татар Суксуы авылыннан булган Дамир Әдиятуллин белән көрәште һәм, очколар исәбенә Дамирдан өстен калып, бу үлчәмдә җиңүче булды. Икенче урынны Базарлы Матактан Альберт Закиров яулады.
Абсолют батыр исеме өчен биш авырлык үлчәменең җиңүчеләре шобага салырга чакырылды. Аларның өчесе шунда ук көрәштән баш тартты. Хәер, хәлиткеч алыш та озакка сузылмады.
2014 ел Сабан туеның баш батыры булып быел да якташыбыз Фәнил Минһаҗев калды. Ә яшүсмерләр арасында бу дәрәҗәле исемне Яңа Чаллыдан Илнур Шәмсетдинов яулады. Афәрин, егетләр, сез быелгы Сабан туен матур мизгелләр белән баетып, көрәшкә мөкиббән райондашларыбызга бик матур тамаша күрсәттегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев