Реклама
Район тормышы
Безнең укытучылар зона ярышларында беренче
Район укытучыларының "Әлки" волейбол командасы зур җиңү белән сөендерде.
Педагогик хезмәткәрләрнең республика спартакиадасының зона ярышларында алар I урынны яуладылар! Унике уенчыдан торган команданы физкультура укытучыларының район берләшмәсе җитәкчесе, Иске Матак мәктәбе укытучысы Михаил Леонтьев әзерләгән. Хәзер укытучылар 21 февральдә Балтачта узачак ярышларга әзерлек белән мәшгуль. Анда инде аларга спортның 6 төрендә үзләрен күрсәтергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев