Билбаулы көрәш буенча республика беренчелегендә егет-кызыбыз призлы урыннар алып кайтты
Алар 1994-1996 елларда туган яшьтәшләре арасында үзләрен лаеклы көндәшләр итеп күрсәттеләр. Татар Биктимер авылыннан Данис Апаяров 68 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә өченче урынны яулады. Базарлы Матактан Радмила Зәйнетдинова һәм Ландыш Хисмәтова үз үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясап, көмеш медальгә ия булдылар. Данис белән Ландыш билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегенә үтәчәк ярышларда...
Алар 1994-1996 елларда туган яшьтәшләре арасында үзләрен лаеклы көндәшләр итеп күрсәттеләр.
Татар Биктимер авылыннан Данис Апаяров 68 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә өченче урынны яулады. Базарлы Матактан Радмила Зәйнетдинова һәм Ландыш Хисмәтова үз үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясап, көмеш медальгә ия булдылар. Данис белән Ландыш билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегенә үтәчәк ярышларда катнашу өчен республика җыелма командасы составына кертелделәр. Бу ярышлар 19-22 мартта Раменск шәһәрендә узачак. Якташларыбызга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев