Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

6 июньнән 1 июльгә кадәр республикада янгынга каршы махсус режим урнаштырылды

фото tobolsk.ru сайтыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 6 июньнән 1 июльгә кадәр республикада янгынга каршы махсус режим урнаштырылды. Махсус режим республикада хөкем сөргән аномаль эссе һава һәм бишенче класслы янгын куркынычы туу белән бәйле. Янгынга каршы гадәттән тыш режим әйләнә-тирә мохиткә зыян килүне, кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч...

фото tobolsk.ru сайтыннан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 6 июньнән 1 июльгә кадәр республикада янгынга каршы махсус режим урнаштырылды.

Махсус режим республикада хөкем сөргән аномаль эссе һава һәм бишенче класслы янгын куркынычы туу белән бәйле. Янгынга каршы гадәттән тыш режим әйләнә-тирә мохиткә зыян килүне, кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янауны булдырмау максатында кертелә. Бу чорда урманнарга чыгып учак ягу, чүп-чар, кипкән үлән яндыру тыела. "Әлеге чикләүләр фаҗигале хәлләрне кисәтү өчен кертелә,-ди район янгын күзәтчелеге начальнигы Радис Инсапов.-Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларның да күләме арта. Таләпләрне үтәмәүче гражданнарга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыфаи затларга 15 меңнән 30 меңгә, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев