Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Булдыклылар акча ота

Карга һәм Түбән Әлки мәктәпләре төзегән социаль юнәлештәге проектлар "РИТЭК" оешмасы уздырган бәйгедә җиңеп чыкты.

Әлеге мәктәпләр җитәкчеләре 14 ноябрьдә бәйгенең йомгаклау тантанасында катнаштылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Карга мәктәбе "Ветеран янәшәдә яши" проектын тормышка ашыруга 103 мең сум отты. Мәктәп директоры урынбасары Гөлнара Шәйхетдинова, педагог-оештыручы Гөлфинә Фәттахова тырышлыгы белән төзелгән әлеге проект авылда яшәүче ветераннарга һәрьяклап ярдәм итү, аларга фольклор кичәләре оештыру өчен музыка аппаратурасы, костюмнар сатып алуны, мәктәп музеен экспонатлар белән баетуны күздә тота.
Түбән Әлки мәктәбе укытучылары Гөлназ Хәмитова, Айзирәк Мисалова, Илсөяр Хәмәтшина төзегән "Атасу елгасын чистарту" проекты 67 мең сум отты. Мәктәп әлеге средстволарга елганы чистарту өчен техника арендаларга, бензопычкы сатып алырга, шулай ук документлар әзерләү өчен компьютерлар алырга ниятли.

Якташыбызны котлыйбыз!
Татар сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры" дәүләт бюджет учреждениесенең драма артисты, якташыбыз Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

Терлек азыгына сорау зур булды
16 ноябрьдә район үзәгендә булган көзге ярминкәдә халык авыл хуҗалыгы продукциясе, терлек азыгы белән запасланып кала алды.
Бигрәк тә печәнгә, саламга сорау зур булды. Әйтик, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Әкбәров 12 төргәк печән һәм 24 төргәк салам сатты. "Хузангай" АХҖК һәм "Түбән Кәчи" ҖЧҖ килосын 8 сумнан бодай белән сату иттеләр. Ярминкәдә шулай ук такта, яшелчәләр, төрледән-төрле итләр, сөт ризыклары сатуга чыгарылган иде.

Товарыгызны Казанда сатарга булышырлар
23 ноябрьдә районыбыз янә Казанда көзге ярминкә үткәрүдә катнаша.
Әлеге ярминкәдә авыл кешеләре дә үз товарларын сата ала. Үз хуҗалыгыннан яшелчә, ит, сөт ризыклары, кош-корт түшкәләре, йомырка һ.б. белән сату итәргә теләге булганнарга авыл җирлекләре советларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегездән арткан продукцияне җайлы урнаштыру мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев