Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Эшмәкәрләр игътибарына

Республика Икътисад министрлыгы субсидияләр төсендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен кече һәм урта эшмәкәрләрнең бизнес-проектларын сайлап ала. Конкурс сайлавында катнашуга заявкалар республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге тарафыннан быелның 13 мартыннан кабул ителә. Әлки районы өчен эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге вәкиллеге Чистай шәһәрендә (К.Маркс ур., 160 м) урнашкан. Контакт өчен: Билялов Тимур Фәрит улы....

Республика Икътисад министрлыгы субсидияләр төсендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен кече һәм урта эшмәкәрләрнең бизнес-проектларын сайлап ала.
Конкурс сайлавында катнашуга заявкалар республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге тарафыннан быелның 13 мартыннан кабул ителә. Әлки районы өчен эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге вәкиллеге Чистай шәһәрендә (К.Маркс ур., 160 м) урнашкан. Контакт өчен: Билялов Тимур Фәрит улы. Электрон адрес bilyaloy.sce@yandex.ru ; тел.: 8-905-026-36-62.
Субсидияләр түбәндәгеләргә бирелә:
а) эшләрен башлаган эшмәкәрлек субъектларына (конкурс заявкасы биргәндә аларның теркәлү срогы күп дигәндә 1 ел булырга тиеш), максатчан чыгымнарны өлешчә финанслау шартларында - җиһазга лизинг килешүе төзегәндә беренче взнос (аванс) лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан күбрәк түгел;
б) эшләп торучы эшмәкәрлек субъектларына (конкурс заявкасы биргәндә аларның теркәлү срогы 1 елдан артык булырга тиеш), лизинг килешүе буенча аванс түләве чынлыкта тотылган чыгымнарны каплауга лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан күбрәк түгел.
Субсидияләр түләү буенча конкурс сайлавы тәртибе Татарстан Икътисад министрлыгының рәсми сайтында "Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше һәм аңа ярдәм", "Эшмәкәрлеккә ярдәм программалары", "Лизинг-грант" программасы" (www.mert.tatarstan.ru) шулай ук Әлки районы рәсми сайтында "Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен", "Лизинг-грант" программасы" бүлекләрендә урнаштырылган.
Өстәмә мәгълүматны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә яисә 8(84346) 2-17-36 телефоны буенча белешергә була.
фото smus.kdm26.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев