Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Пенсия тупланмаларын формалаштыру өлешендә иминиятләштерүчене сайлау тәртибе үзгәртелде

Быелдан башлап мәҗбүри пенсия иминиятенең пенсия тупланмаларын формалаштыру өлешендә иминиятләштерүчене сайлау тәртибе үзгәртелде. Һәркем үз теләге белән мәҗбүри пенсия иминияте буенча страховкалаучы сыйфатында я Россия Федерациясе Пенсия фондын, я дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлый ала. Әгәр үзегезнең пенсия тупланмаларыгыз белән идарә итү өчен шәхси компанияне сайлыйсыз икән, РФ Пенсия фонды...

Быелдан башлап мәҗбүри пенсия иминиятенең пенсия тупланмаларын формалаштыру өлешендә иминиятләштерүчене сайлау тәртибе үзгәртелде.
Һәркем үз теләге белән мәҗбүри пенсия иминияте буенча страховкалаучы сыйфатында я Россия Федерациясе Пенсия фондын, я дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлый ала. Әгәр үзегезнең пенсия тупланмаларыгыз белән идарә итү өчен шәхси компанияне сайлыйсыз икән, РФ Пенсия фонды барыбер сезне иминиятләштерүче булып калачак.
"Элек дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлау турында гаризаны теләсә кайсы шундый фондка тапшырырга була иде. Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды ул мәгълүматларны Россия Пенсия фондына тапшыра, шуларга таянып, гражданинның пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерелә иде," - ди Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов.
Ә хәзер исә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, бер шундый фонд-тан икенчесенә яисә киредән Россия Пенсия фондына күчү, шулай ук алга таба пенсия тупланмаларын формалаштырудан баш тарту хакына гаризаны Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтендә тапшырырга була. Моны шулай ук элеккечә почта аша яисә курьер белән җибәрергә дә ярый. Мондый очракта иминиятләштерелгән затның шәхесен, имзасының чынлыгын нотариус раслый.
Шул ук вакытта исегезгә төшерәбез: 2014-2015 елларда мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләштерүчене сайлау пенсия тәэминаты вариантын сайлау дигән сүз. Бу турыда күбрәк мәгълүматны Пенсия фонды сайтында табып була.
фото www.gazetairkutsk.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев