Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

И купшы район чыршысы – хастаханәдә

Район үзәк хастаханәсенең Яңа ел чыршысы район үзәгендә иң матуры дип табылды.

Районыбызда авыл җирлекләре, учреждение-предприятиеләр арасында Яңа ел чыршысын үзенчәлекле һәм матур итеп бизәүгә конкурс игълан ителгән иде. Быел район үзәге Яңа ел бәйрәмен аеруча "бизәнеп-көязләнеп" каршы алды.Төп чыршы да бик гүзәл булды, оешмалар да кешеләр дә Яңа ел кәефе тудыру өчен нык тырыштылар. Кичләрен Базарлы Матак аллы-гөлле төсләр белән балкып торды. Авылларда да урамга чыршылар куелып, матур итеп бизәлде. Ә менә иң купшы чыршы район үзәк хастаханәсенеке дип табылды. Икенче урын Пенсия фондының район идарәсе чыршысына бирелде. Түбән Әлки авылының Яңа ел чыршысы исә өченче урынга лаек булды. Җиңүче оешмаларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Райондагы Яңа ел чыршылары фото һәм видеороликлар аша республика чыршылары бәйгесенә юлланды. Анда иң зур премия 1 миллион сум. Икенче, өченче урыннар өчен 500 мең һәм 250 мең сум бүләк каралган.
Фото arkhangelsk.unidoski.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев