Район тормышы

Киокусинкай буенча Чистай шәһәрендә узган республика чемпионатында Әлки районы спортчылары әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте

Турнирда бөтен Татарстаннан 160 тан артык спортчы катнашты. Безнекеләр Камил Вафин һәм Адель Нәүбәтов - икенче урыннарны, Алмаз Шәйхетдинов, Егор Васяйчев, Тимур Коновалов - өченче, Игорь Герасимов дүртенче урын алдылар. Алар барысы да татамида 3-4 алыш үткәрде. Районыбызда спортның бу төрен үстерүгә ярдәм иткән өчен каратэ белән шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре...

Турнирда бөтен Татарстаннан 160 тан артык спортчы катнашты. Безнекеләр Камил Вафин һәм Адель Нәүбәтов - икенче урыннарны, Алмаз Шәйхетдинов, Егор Васяйчев, Тимур Коновалов - өченче, Игорь Герасимов дүртенче урын алдылар. Алар барысы да татамида 3-4 алыш үткәрде.

Районыбызда спортның бу төрен үстерүгә ярдәм иткән өчен каратэ белән шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга бик рәхмәтле.

фото www.edu24.kg сайтыннан


Нет комментариев