Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Күчтәнәчләр белән сөендерделәр

9 май бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, вафат булган ветераннарның тол хатыннары район башлыгы бүләкләрен алдылар.

Күчтәнәч азык-төлек җыелмалары һәм тәбрикләү хатлары 191 кешегә тапшырылды.
* * *
Районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарын Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ җитәкчесе Фоат Вәлиев та бәйрәм бүләкләре белән сөендерде. Якташыбыз исеменнән ветераннарга 36 азык-төлек пакеты тапшырылды. Фоат Вәлиевичның ярдәмчеләре һәр ветеранның өендә булып бәйрәм белән тәбрикләделәр, хәл-әхвәлләре, яшәү шартлары белән таныштылар.

Бердәнбер
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Терлекләр паразитлардан арынсын
Районның шәхси хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлекләрне гельминтларга каршы эшкәртү башланды.
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, авылларга йөреп, терлекләрне тире һәм тире асты, эчке органнар паразитларына каршы эшкәртәләр. Эшкәртү өчен түләүгә бары тик "Ивермек" препараты бәясе генә кертелгән. Әлеге препарат сөтнең сыйфатына һәм күләменә зыян китерми.

Район советы утырышы
Бүген, 15 майда, Балалар иҗаты йортында муниципаль район советының 23 нче утырышы була.
Утырышта 2012 елда муниципаль район бюджетының үтәлеше турындагы мәсьәлә каралачак. Көн тәртибенә бүтән мәсьәләләр дә кертелгән.

Документлар тапшыруны тизләтегез
Гаилә фермаларына 5 миллион сумга кадәр грант оту мөмкинлеге тудырылуы хакында хәбәр иткән идек инде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган әлеге конкурста мөгезле эре терлек симертүче, савым сыерлары, ат, сарык, савым кәҗәләре асраучы, күп санда кош-корт үстерү белән шөгыльләнүче гаилә фермалары катнаша ала. Конкурска документлар кабул итү апрель ахырында башланды һәм 17 майга, ягъни берсекөнгә кадәр дәвам итә. Документлар тапшырырга җыенып та моны эшләргә өлгермәгәнсез икән, ашыга төшегез. Белешмәләр өчен тел.: 89274108719 (мәгълүмат хезмәте белгече Рөстәм Билалов).

Караклар тик ятмый
"Актай" ҖЧҖ сөт заводыннан 66 мең сумлык җиһазлар урлаганнар.
Полиция хезмәткәрләре каракларны кайнар эздән эләктергән. Угрылар кулга алынган, тикшерү эшләре бара.
10 майда Югары Колчурино авылында бер йорттан сарык урлап чыгалар. Әлеге факт буенча да тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев