Район тормышы

“Лизинг-Грант” ка старт бирелде

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү ниятеннән быел да республикада "Лизинг-Грант" дәүләт программасы эшли. Алдагы еллардан аермалы буларак аңа быел 13 мартта ук старт бирелде. Документларны иртәрәк кабул итү авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен аеруча җайлы. Язгы-җәйге хуҗалык эшләре башланганчы алар шушы программа ярдәмендә үзләренә кирәкле техниканы, җиһазларны сатып ала...

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү ниятеннән быел да республикада "Лизинг-Грант" дәүләт программасы эшли.


Алдагы еллардан аермалы буларак аңа быел 13 мартта ук старт бирелде. Документларны иртәрәк кабул итү авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен аеруча җайлы. Язгы-җәйге хуҗалык эшләре башланганчы алар шушы программа ярдәмендә үзләренә кирәкле техниканы, җиһазларны сатып ала алачаклар. "Лизинг-Грант" программасы кысаларында эшмәкрлек белән яңа гына шөгыльләнә башлаучылар техника сатып алганда 45 процент субсидиягә өметләнә алалар.
Эшмәкәрләр һәм фермерлардан гаризаларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре кабул итә (Тел.: 21-7-23).


Нет комментариев