Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мәктәпләргә бүләккә китаплар

Район мәктәпләрендә "Китапка икенче гомер бүләк ит" дигән акция үткәрелә.

Аның кысаларында оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, аерым кешеләр мәктәпләргә 810 китап бүләк иткәннәр инде. Болар нигездә әдәби әсәрләр. Акция августның ахырына кадәр дәвам итә.

Шифаханәдә ял итәләр
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге балаларның җәйге ялын оештыруга үзеннән зур өлеш кертә.
Мәсәлән, үзәк ярдәмендә 23 кыз һәм малай Чистайдагы "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында ял итеп кайтты. Апастагы "Свияга" шифаханә тибындагы сәламәтләндерү лагеренда 9 бала исәнлеген ныгытты. Бу ял лагерьларында балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен бөтен шартлар тудырылган, шуңа күрә малайлар һәм кызлар бик теләп баралар анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев