Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чиябаш авылы сулы булачак

фото old.kp40.ru/index.php сайтыннан Газетабызның 28 май санында Роза Мөхәммәтшинаның Чиябаш авылы халкы исеменнән язылган "Суга тилмерәбез" дигән хаты басылып чыккан иде. Газетада әлеге язма дөнья күргәннән соң Чиябаш авыл җирлеге башкарма комитеты һәм "Әлки коммуналь челтәрләре" предприятиесе су мәсьәләсен хәл итүгә җитди алынганнар. Бүген авыл башында элекке терлекчелек биналары янындагы...

фото old.kp40.ru/index.php сайтыннан


Газетабызның 28 май санында Роза Мөхәммәтшинаның Чиябаш авылы халкы исеменнән язылган "Суга тилмерәбез" дигән хаты басылып чыккан иде.

Газетада әлеге язма дөнья күргәннән соң Чиябаш авыл җирлеге башкарма комитеты һәм "Әлки коммуналь челтәрләре" предприятиесе су мәсьәләсен хәл итүгә җитди алынганнар. Бүген авыл башында элекке терлекчелек биналары янындагы су башнясын үзәк урамнар сүүткәргеченә тоташтыру эшенә керешкәннәр. Хәзер монда экскаватор эшли, 200 метрлы арага суүткәргеч салыначак. Элек бу башнядан дүрт йорт кына су алып торса, инде аны бар куәткә эшләтеп, авылны тулысынча су белән өзлексез тәэмин итәчәкләр. Бу хакта безгә Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев