Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Өч авылда 120 лампа яна

Урамнарны яктырту өчен акча җыю тәкъдимен Иске Салман җирлегендә яшәүчеләр хуплап чыккан һәм әйткән сүзләрендә нык торалар: бүгенге көндә өч авылда 120 лампа урам-тыкрыкларны яктырта (аларның 15 е - кечкенә генә Яңа Баллыкүлдә). Алдан килешү буенча әле тагын 60 лампа куясылары бар икән. Урамнардагы һәр икенче баганага эләләр бит аларны....

Урамнарны яктырту өчен акча җыю тәкъдимен Иске Салман җирлегендә яшәүчеләр хуплап чыккан һәм әйткән сүзләрендә нык торалар: бүгенге көндә өч авылда 120 лампа урам-тыкрыкларны яктырта (аларның 15 е - кечкенә генә Яңа Баллыкүлдә).

Алдан килешү буенча әле тагын 60 лампа куясылары бар икән. Урамнардагы һәр икенче баганага эләләр бит аларны. Бу эшне, махсус килешү төзеп, Иске Тахтала уңганы Андреев Валериан башкара.

Ай саен кулланылган электр энергиясе өчен 10-15 мең сум түләргә туры килсә дә, салманлылар канәгать, чөнки кышкы төннәрдә яп-якты урманардан каядыр барып килү үзе бер рәхәт бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев