Район тормышы

Өстәмә компенсацияләрне киләсе атнада ала башлыйлар

Балаларын бакчага йөрткән 113 гаиләгә гыйнвар ае өчен район бюджетыннан 43461 сум күләмендә компенсация билгеләнгән. Акчалар киләсе атна башында ата-аналарның исәп-хисап счетына күчереләчәк дип ышандыралар район мәгариф идарәсе белгечләре. Ә менә Базарлы Матактагы "Каенкай" һәм "Ромашка" бакчаларына йөрүче сабыйларның әти-әниләренә бераз көтәргә туры киләчәк: компьютер программасы бозылып алу сәбәпле әлеге...

Балаларын бакчага йөрткән 113 гаиләгә гыйнвар ае өчен район бюджетыннан 43461 сум күләмендә компенсация билгеләнгән.

Акчалар киләсе атна башында ата-аналарның исәп-хисап счетына күчереләчәк дип ышандыралар район мәгариф идарәсе белгечләре.

Ә менә Базарлы Матактагы "Каенкай" һәм "Ромашка" бакчаларына йөрүче сабыйларның әти-әниләренә бераз көтәргә туры киләчәк: компьютер программасы бозылып алу сәбәпле әлеге бакчалар буенча мәгълүматларны яңабашәан кертергә мәҗбүр булалар. Җитешсезлек инде бетерелгән, өстәмә компенсацияне моңа хокуклы барлык гаиләләр дә тиздән ала башлаячак.

фото http://www.rossia.su/2007/05/07/zhizn_so_skidkojj.html сайтыннан


Нет комментариев