Районда “Лизинг-грант”программасында катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул ителә
Әлеге программадан кече һәм урта эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре файдалана ала. Эшләрен яңа башлаганнарга (1 елга кадәр) җиһазлар сатып алу өчен 1 миллион сумга кадәр, ә эшләп килүче эшмәкәрләргә (1 елдан артык) тотылган чыгымнарны каплауга 3 миллион сумга кадәр суммага лизинг килешүләре төзелә. "Лизинг-грант" программасы конкурсында катнашырга теләүчеләргә район башкарма...
Әлеге программадан кече һәм урта эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре файдалана ала.
Эшләрен яңа башлаганнарга (1 елга кадәр) җиһазлар сатып алу өчен 1 миллион сумга кадәр, ә эшләп килүче эшмәкәрләргә (1 елдан артык) тотылган чыгымнарны каплауга 3 миллион сумга кадәр суммага лизинг килешүләре төзелә.
"Лизинг-грант" программасы конкурсында катнашырга теләүчеләргә район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоны 8(84346) 2-17-36. Фермерларга заявка бирүдә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре ярдәм итә ала (тел.:21-7-23).
фото www.open.by сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев