Район тормышы

Руслан белән Илнур Мамадышта узган спартакиададан диплом алып кайттылар

Спорт мәктәбе укучылары Нуртдинов Руслан һәм Минһаҗев Илнур көрәш буенча Мамадышта үткән I Мәктәп спартакиадасында уңышлы чыгыш ясадылар. Руслан 70 килограммнан артык авырлыкта II урынны алып, диплом белән бүләкләнде. Илнур III урынга лаек булды. Ярышларда 32 команда катнашты, безнең район командасы 9 нчы урынны алды. Яшь көрәшчеләрнең тренеры Илдар Әхмәров....

Спорт мәктәбе укучылары Нуртдинов Руслан һәм Минһаҗев Илнур көрәш буенча Мамадышта үткән I Мәктәп спартакиадасында уңышлы чыгыш ясадылар.

Руслан 70 килограммнан артык авырлыкта II урынны алып, диплом белән бүләкләнде. Илнур III урынга лаек булды. Ярышларда 32 команда катнашты, безнең район командасы 9 нчы урынны алды. Яшь көрәшчеләрнең тренеры Илдар Әхмәров.

фото 24smi.com сайтыннан


Нет комментариев