Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сабыйлар Тукай телендә сөйли һәм җырлый

Бүген балалар китапханәсе музыка мәктәбе белән берлектә "Ромашка" балалар бакчасында "Безнең күңелләрдә син, Тукай!" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әлеге чара Габдулла Тукайның туган көненә һәм иртәгә билгеләп үтеләсе Туган тел көненә багышланды. Кичәдә Тукай сүзләренә язылган "Туган тел", "Күбәләк", "Тәфтиләү", "Туган авыл", "Бәйрәм бүген", "Су анасы" музыкаль әсәрләре яңгырады. Сабыйлар...

Бүген балалар китапханәсе музыка мәктәбе белән берлектә "Ромашка" балалар бакчасында "Безнең күңелләрдә син, Тукай!" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Әлеге чара Габдулла Тукайның туган көненә һәм иртәгә билгеләп үтеләсе Туган тел көненә багышланды. Кичәдә Тукай сүзләренә язылган "Туган тел", "Күбәләк", "Тәфтиләү", "Туган авыл", "Бәйрәм бүген", "Су анасы" музыкаль әсәрләре яңгырады. Сабыйлар үзләре дә "Туган тел", "Күбәләк" җырларын бик матур итеп башкардылар. Алар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев