Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Любаның курчаклары сөйкемле, аларның һәркайсының үз холкы бар

Ял сәгатьләрен, буш вакытларын төрле шөгыльләргә багышлаган кешеләр күп арабызда. Алар вакытны бушка үткәрми, ә бәлки күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнеп, бик матур әйберләр иҗат итәләр. Яковлева Люба - Иске Тахтала авылы кызы. Аңа 13 яшь. Мәктәптә тырышып уку белән бергә кыз авыл клубы каршында оешкан "Остакул" берләшмәсенә йөри...

Ял сәгатьләрен, буш вакытларын төрле шөгыльләргә багышлаган кешеләр күп арабызда. Алар вакытны бушка үткәрми, ә бәлки күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнеп, бик матур әйберләр иҗат итәләр.
Яковлева Люба - Иске Тахтала авылы кызы. Аңа 13 яшь. Мәктәптә тырышып уку белән бергә кыз авыл клубы каршында оешкан "Остакул" берләшмәсенә йөри һәм төрле һөнәрләргә өйрәнә. Любага бигрәк тә кул эшләре - тегү, бәйләү белән шөгыльләнү ошый. Әмма иң теләп, яратып шөгыльләнгәне - йомшак курчаклар ясау. Аларны тегү серләренә ул берләшмә җитәкчесе Валентина Барабановадан өйрәнә, кайчак интернетта эзләнә. Любаның курчаклары сөйкемле, аларның һәркайсының үз холкы бар. Әйтик, әби курчакның күзләре яратып, кайгыртып карый, ә менә бабай курчак кырысрак.
Йомшак уенчык ясау ансат эш түгел, аның алымнарын өйрәнү өстенә фантазияңне эшкә җигеп, образ тудырырга кирәк. Шул чакта гына курчак игътибарны җәлеп итә, аның белән уйныйсы килә башлый.
- Материаллар кул астында, курчак ясау өчен әллә ни кирәкми бит. Мин аларга кием-нәрне дә үзем тегәм. Эш башлаганда курчакның нинди килеп чыгасын тулысынча күз алдына китереп булмый. Ә инде ясап бетергәч, кайчак үзең дә аптырыйсың. Әнә бит нинди сөйкемле әбекәйне ясаганмын , - ди Люба, үз шөгыле турында сөйләп.
Иске Тахтала клубы каршындагы әлеге берләшмәгә 10-15 кеше йөри, алар арасында берничә малай да бар икән. Җитәкчеләре Валентина Барабанова аларны кул эшләренә өйрәтә, аннары бәйләгән, чиккән әйберләрдән күргәзмә оештырып, авылдашларына күрсәтәләр.
- Безнең кызларыбыз уңган, тырыш. Менә карагыз әле, инә-җеп белән вак-вак атлатып, төрле төсләр кулланып нинди генә бизәкләр төшермиләр бит алар! Хәтта стенага эләрлек рәсемнәр, иконалар чигеп чыгучылар да бар, - ди ул, укучыларының уңышларына сөенеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев