Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Утлы елларны искә төшерделәр

Әфганстан Республикасында хезмәт иткән якташларыбыз үткән атнада бу сугышның тәмамлануына 25 ел тулуны билгеләр үттеләр. Егетләр, башка еллардагыча ук, башта Алпар һәм Йолдыз авылларына барып Әфган җирендә һәлак булган Ирек Сөләйманов һәм Владимир Бурунов каберләрен зиярәт кылдылар. Аннары хәрби конфликтларда һәлак булган әлкилеләр истәлегенә һәйкәл итәгенә веноклар куйдылар. Бәйрәмнең тантаналы...


Әфганстан Республикасында хезмәт иткән якташларыбыз үткән атнада бу сугышның тәмамлануына 25 ел тулуны билгеләр үттеләр.

Егетләр, башка еллардагыча ук, башта Алпар һәм Йолдыз авылларына барып Әфган җирендә һәлак булган Ирек Сөләйманов һәм Владимир Бурунов каберләрен зиярәт кылдылар. Аннары хәрби конфликтларда һәлак булган әлкилеләр истәлегенә һәйкәл итәгенә веноклар куйдылар.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше балалар иҗаты йортында үтте: хәрби хәрәкәтләр ветераннарын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, әфган сугышы ветераны Петр Чулков котладылар. Һәлак булган, үлгән сугышчыларның туганнарына Алинә Кабаеваның хәйрия фондыннан бүләкләр тапшырылды. Кичә район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев