Татарча сөйләшергә оялмагыз!
Соңгы елларда яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләсенә игътибар артканнан-арта бара.
Дөньякүләм вәзгыять һәм вакыйгалар яссылыгында караганда, әлеге проблеманың актуаль булып калырга тиешлеге көн кебек ачык, әлбәттә. Югыйсә совет власте хөкем сөргән чорда патриотик тәрбиягә күбрәк игътибар бирелә иде шикелле. Һәрхәлдә миңа шулайрак тоела.
Минемчә, патриотик тәрбия төшенчәсен җәмгыятебездә, тормыш-көнкүрештә фәкать илне ярату, аны яклау һәм саклау өчен, легендар Муса Җәлилләребез шикелле җаныңны да, тәнеңне дә фида кылырга әзер булырга тиешлек кысаларында гына аңлау ята. Ә чынбарлыкта патриотик тәрбиядә илеңне һәм туган җиреңне, ягъни Ватаныңны өзелеп сөюдән тыш, беренче чиратта, туган телеңне – газиз әниең телен, туган халкыңны чиксез ярату ятарга тиеш!
Бүгенге яшь буын үзенең әнисе телен өзелеп яратамы соң?! Ни аяныч, күпчелек татар баласы үзенең әти-әнисе теле – рус теле дип кабул итә. Чөнки бишектән башлап, бакчаларда да, мәктәпләрдә дә балалар белән аралашу, нигездә, русча бара, минемчә. 2017 елдан башлап, туган телне өйрәнүгә атнага ике сәгать (90 минут) биреп кенә, үзенең туган теленә, Ватанына олы мәхәббәтне Муса Җәлилнекедәй бөтендөнья халкын шаккаттырырлык итеп тәрбияләп булмый!
Базарлы Матак балалар бакчасында Ватанны яклаучылар бәйрәме көненә багышлап үткәрелгән чара моңа бер мисал.
Анда 4-5 яшендәге алма кебек матур сабыйлар, тәрбияче апалары җитәкчелегендә, чараны карарга килгән әтиләренә бөтен тырышлыкларын куеп уйнадылар-биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Тәрбиячеләргә фәкать, афәрин, диясе генә килә: һичшиксез, бик күркәм чара әзерләгәннәр. Тик... барыбер күңелдә юшкын калды. Хикмәт шунда, сәгатькә якын барган чарада, күңел өчен генә булса да, ник бер татар сүзе (татар телендә әйтелгән төшенчә) яңгырасын!?
Билгеле булганча, районда яшәүче халыкның зур күпчелеге –татарлар. Күкрәк киереп, татарча сөйләшергә оялырга кирәкми. Телебез кытай, һинд, инглиз, рус телләреннән һич тә ким түгел. Ул, Тургенев әйткәнчә, рус теле кебек үк бөек тә, егәрле дә! Моңа өстәп, искиткеч төзек тә. Әйтергә кирәк, өйрәнү өчен, телебезнең уңайлыклары ай-һай күп.
Ә татар теленең искиткеч гүзәл яңгырашлы булуын сүз белән генә аңлатып булмый. Моның өчен бу телдә бөтен тәмен тоеп сөйләшергә кирәк. Моңа бары тик өйдә дә, балалар ясле-бакчаларында да, мәктәпләрдә дә ана телендә тулы канлы иттереп сөйләшерлек рәвештә өйрәтергә, укытырга кирәк! Бу законда каралганча, республика күләмендә сыйфатлы дәрәҗәдә башкарылырга тиеш!
Шәһит Гатауллин, Базарлы Матак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев