Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Район башлыгы дүрт хәрби егете белән очрашты

Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы унга якын егет кыска вакытлы ялларын районда үткәрәләр.

Алар белән мәктәпләрдә, клубларда, китапханәләрдә, музейларда төрле чаралар үткәрелә.

Шушы көннәрдә район башлыгы Александр Никошин узган көздә өлешчә мобилизацияләү чорында хәрби хезмәткә чакырылган дүрт егетебез белән очрашты. Район җитәкчесе аларның икесе белән Донецк өлкәсендә, гуманитар ярдәм белән барган вакытта күрешкән дә булган.

Мобилизованные

Хәрбиләребез Салават Хәйретдинов (Базарлы Матак), Нияз Гирфанов (Урта Әлки), Айнур Вәлиев (Каргадан), Илнар Гадиев (Иске Чаллыдан) хезмәтләре, яшәү шартлары турында сөйләделәр.

Салават район җитәкчеләренә, барлык әлкилеләргә даими гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен барлык хезмәттәшләре исеменнән ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Мобилизованные

– Безнең белән янәшә башка өлкәләрдән дә егетләр хезмәт итә. Алар: “Татарстан Республикасы үз уллары турында бигрәк нык кайгырта”, дип гаҗәпләнәләр, – диде Салават Хәйретдинов.

Александр Никошин районнан айга ике тапкыр гуманитар ярдәм тупланып, машиналарда мобилизацияләнгән егетләргә һәм Лисичанск шәһәре халкына озатыла. 

– Ярдәм озату белән сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы егетләр оешмасы җитәкчесе, әфганчы Рөстәм Шәйхетдинов җитди шөгыльләнә.  Ул бүген генә сезнең хезмәттәшләр яныннан кайтты. Алга таба сезгә нинди ярдәмнәр сорала, шул исемлек буенча эшләрбез, – диде Александр Федорович.

Егетләр эчә торган су белән еш кына проблемалар тууын әйттеләр. Шулай ук “коры душ” җайланмасыннан файдаланалар икән. Мөмкин булса шуны озатуларын сорадылар. Кечкенә газ баллоннарына сорау зур икән анда. Билгеле инде хәрбиләрнең кием-салымнарын юып, ремонтлау мөмкинлеге дә чикле – шуңа кием-салым күп тотыла.

Александр Никошин:

– Әлки егетләре турында командирлардан һәрчак җылы сүзләр ишетәбез. Рәхмәт сезгә район һәм республика дәрәҗәсен күтәреп намуслы хезмәт иткәннәре өчен, – дип хәрбиләргә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев