Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Актай”ның капкачысы Адел Фәхретдинов иң яхшы уенчы дип табылды

«Актай» – республика кубогы иясе

Бүген, 24 апрельдә, “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе яшь спортчыларны бүләкләүдән башланды. 


2023-2013 елгы яшьүсмерләр командасы кече футбол буенча Татарстан Республикасы турнирында төп кубокка ия булдылар. Командага һәм аларның баш тренеры Рифкәт Сәгъдиевка район башлыгы Александр Никошин Мактау грамоталары тапшырды.


Турнирда республиканың иң көчле 14 командасы ярышты. Безнекеләр 7 уенда очрашып көндәшләреннән өстен булуларын расладылар. “Актай” әлеге бәйгедә көндәшләре капкасына җәмгысе 28 туп кертте, ә үзләренә бер генә дә туп кертә алучы булмады. 
Нәтиҗәдә, “Актай”ның капкачысы Адел Фәхретдинов турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды. Шулай ук Шамил Кәримов, Таһир Гафиятуллин көчле өенчылар буларак аерым бүләкләргә ия булдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев