Александр Никошин спортта югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды
Спорт

Александр Никошин спортта югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды

Чирататгы эшлекле дүшәмбе иртәсендә район башлыгы Александр Никошин спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен Рәхмәт хатлары тапшырды:


-    билбау белән көрәш беренчелегендә – Арина Таймасовага, Аделина Храмцовага һәм Зилә Сәлаховага.
-    киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы чемпионатында – Дарья Лычниковага һәм Андрей Зиньковка;
-      бадминтон буенча Россия беренчелегендә – Ралина Әхмәтовага.
Районда физкультура һәм спортны үстерүгә үз өлешен керткәне өчен, район башлыгы Рәхмәт хаты шулай ук тапшырылды: тренерлар Алмаз Абдуллинга һәм Максим Муштаковка. 
Александр Федорович һәр спортчыны да котлап, алга таба уңышлар теләде.
 


Нет комментариев