Әлки районы башлыгы кубогына бадминтон ярышлары узды
Әлки районы башлыгы кубогына үткән бадминтон ярышларына республиканың иң көчле яшь спортчылары җыелды
11-12 августта Базарлы Матакның “Алинә” универсаль спорт залында бадминтон буенча яшүсмерләр арасында “Әлки районы башлыгы кубогы” на регионара ярышлар үтте. Әлеге турнир якташыбыз-легендар гимназчы, күп тапкырлар Олимпия чемпионы Алинә Кабаевага багышланды.
Ярышларда Татарстанның шәһәр-районнарыннан иң көчле ике йөздән артык яшь спортчылары катнашты.
Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин:
- Соңгы елларда бадминтон спорты үсеше өчен республикада күп эшләр башкарыла. Безнең Әлки районында да бадминтон белән шөгелләнүчеләр артты.Тренер Максим Муштаков тәрбияләгән укучылар Татарстан, Россия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешәләр. Без сезне регионара турнирга Әлки җиренә чакырган идек. Ярышларга килгән командаларга, тренерларга рәхмәтләремне белдерәм. Сезгә уңышлы чыгышлар телим,- диде Александр Федорович.
ТР сы бадминтон Федерациясенең башкарма директоры Ленар Шакиров яшь спортчыларны сәламләп:
-Бу ярышлар нәтиҗәсе буенча без Россия күләмендә уздырыла торган чимпионатта катнашырга команда туплыйбыз. Әлки районы җитәкчелегенә исә, шундый дәрәҗәле турнир оештырганнары өчен бадминтон Федерациясе исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәм,- диде Ленар Рәисович.
Бәйгенең баш хөкемдары Сергей Муштаков ярышларның шартлары белән таныштырды, һәм:
- Иң мөһиме очрашулар барышында җәрәхәтләр алмагыз, тренерларыгыз биргән күнекмәләрне кортта тулысынча файдаланырга тырышыгыз,- дигән теләген җиткерде.
Зур ярышларны үткәргәндә аның чыгымнары да күләмле була. Районга бу турнирны үткәрүдә “Стройгазхолдинг” җәмгыяте директоры Фәрһәт Фазуллин, аның урынбасары Әмир Хәбибуллин зур ярдәм күрсәткәннәр. Алар җиңүчеләрне бүләкләүләргә акчалата булышлык күрсәтүгә өстәп Әлки бадминтон командасын спорт киемнәре белән тулысынча тәэмин иткәннәр.
Фәрһәт Ризванович һәм Әмир Рамилович әлеге турнирга шәрәфле кунак буларак чакырылганнар.
Ярышлар берьюлы 12 кортта барды.”Алинә” спорт залының бөтен ягыннан бадминтон каурыйлары өчты. Ике көн дәвам иткән бәйгедә Әлки районы яшь спортчылары яхшы нәтиҗәләре белән сөендерделәр.
Түбәндә ,җиңүләргә ирешкән яшь бадминтончыларыбыз:
Рәлинә Әхмәтова 1 ; 3 (алган урыннары)
Кәрим Нургалиев 1 ; 2 ; 3
Руслан Яруллин 3
Булат Әхмәтшин 3
Алинә Камалетдинова 2 ; 2
Екатерина Леонтҗева 2 ; 3
Зилә Зыятдинова 1 ; 3
Злата Герасимова 3
Язилә Әһлиуллина 3
Камилә Гәрәева 3
Алҗберт Хисамов 1 ; 1 ; 3
Радмила Сафина 3
Ясминә Муштакова 3
Әминә Вафинова 3
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев