6 гыйнварда безнең чаңгы базасында чын спорт бәйрәме оештырылды.
Анда чаңгы ярышы буенча беренче район чемпионаты узды. Бәйгедә төрле яшьтәгеләр – яшүсмерләрдән башлап, тәҗрибәле спортчыларга кадәр катнаша алды.
Без бу көнне көтеп алдык, – дип уртаклашты ярышны оештыручыларның берсе. – Ул бәйрәм көннәрен сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү, элеккеге дусларны очрату һәм, билгеле, медаль өчен көрәшү мөмкинлеге. Ярыштан соң, Яңа Үргәагар авыл җирлеге вәкилләре әзерләгән кайнар чәй һәм тәмле коймак белән дә сыйланып булды.
Нет комментариев