Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Спорт

Әлки районы егете Дагыстанда ярышларында республика даны өчен көрәшәчәк

Иске Такталы авылыннан булып, район спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Артём Калмыков билбаулы көрәш буенча Татарстан җыелма командасы составына керде. Ул Дагыстанда үтәчәк югары дәрәҗәдәге уен ярышларында безнең республика даны өчен көрәшәчәк.


Артем спортның әлеге төре белән 6 яшеннән үк яратып шөгыльләнә башлый.  Шул вакыттан ул, яңа күнекмәләрне камилләштерү өстендә эшләп, төрле дәрәҗәдәге турнирларда җиңүләр яулый. “Артём уңышларында, билгеле, аның тренеры Рәмис Вафинның куйган тырышлыгы да зур. Беренче көннәрдән үк ул – аның остазы һәм җиңүләргә рухландыручысы. Көрәш техникасы һәм тактикасы турында тирәнтен белү, шулай ук һәр спортчыга шәхси якын килә белү Рәмис Рөстәм улын яшь көрәшчеләр әзерләүдә алыштыргысыз белгеч итә.

Аның үзенең дә көрәш буенча зур тәҗрибәсе бар, җиңүләр яулаган спортчы буларак, ул яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен ни кирәк булуын яхшы белә. Ул, спортчылар белән шөгыльләнгәндә, физик якка гына басым ясамый, ә аларны рухи яктан да әзери. Болар исә мөһим ярышлар алдыннан көрәшчеләргә борчылу-дулкынлануларны җиңәргә ярдәм итә”, – дип сөйләде Артёмның әнисе Людмила Александровна, улы тренеры, шулай ук спортчыларга ярышларга бару өчен ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә дә рәхмәтен белдереп. 
Бүгенге көндә Артём 10 нчы сыйныфта укый. Ул һәрвакыт ниндидер җыеннарда, ярышларда катнаша. Спортка бәйле чаралар күп булу сәбәпле, кайчакта укуны калдырырга туры килә. Бу хәл яшь спортчыны сайлау алдына да куя: я син мәктәп дәресләрен сайлыйсың, я спорт белән шөгыльләнәсең. Шулай да Артём белемле булуның тормышта зур роль уйнавын яхшы аңлый. Билгеле, ике көймәгә утыру – спортта да, уку буенча да уңышларга ирешү мөмкин түгел. Шулай да ул сыйныфташларыннан калышмаска тырыша. 

–     Ярый әле укытучылар, аның хәленә кереп, кирәк чакта ярдәм итә, – ди Людмила Александровна улын тәрбияләүгә зур өлеш кертүче укытучылар һәм улының сыйныф җитәкчесе Гүзәлия Рәхмәтуллина турында. 

Әтисе Валерий Михайлович та – Артёмның бар башлангычларында хуплаучы, таянычы.  Артёмның максатчанлыгы, үҗәтлегендә аның өлеше дә зур. Валерий Михайлович улы белән горурлана һәм әти-әни, тренерлар куйган тырышлыкның нәтиҗәсе булачагына, спортның тормышта дөрес юнәлеш бирүче кыйблага әйләнүенә ышана. 

Дагыстанда көрәшләр бик киеренке үтәр дип көтелә. Чөнки әлеге төбәк көрәшенең гасырларга сузылган тәҗрибәсе бар һәм спортчылар да анда зур әзерлекле була. Артём исә үзенең бар яхшы сыйфатларын, ныклыгын, кыюлыгын күрстергә һәм Татарстан өчен медаль яуларга әзер. Спортчыга янәшәсендә рухландырып торучы якыннары булу да көч, үҗәтлек өсти. 

Турнир алдыннан спортчылар Алексеевскида шөгыльләнгән. Анда алар көрәш техникасы буенча күнекмәләрен янә ныгыткан. Бу әзерлек уңышка ирешергә ярдәм итәр, дип ышанабыз, уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев