Әлки районы: футбол – чын егетләр уены
Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән «Татарстанда җәй» проекты кысаларында бу айлар өчен Әлки Спорт мәктәбенең аерым бер план-программасы төзелгән. Яшьләребезне спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү, буш вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрүне максат итеп куеп, нинди генә чаралар үткәрми алар!
Ә менә шулар арасында Әлки кубогына башлап җибәрелгән футбол чемпионаты вакыты ягыннан да, катнашучыларның күплеге белән дә аерым бер игътибарга лаек.
Спорт мәктәбе директоры Алмаз Абдуллин әйтүенчә, ярышларда 8 команда катнаша. Алар ике төркемгә: район авыл җирлекләре һәм Базарлы Матак авыл җирлеге командаларына бүленгән. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: икенче төркемнең “Яшьлек”, “Актай”. “Ветераннар” командалары арасына, дүртенче булып, күрше Болгар егетләре дә килеп кушылган.
Бүген инде 18 уенның 8 е үткән, алда тагын – 10 очрашу.
Узган атнада чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә беренче төркемнең ике уены булды. Түбән Әлки егетләре Иске Матак-Ташбилге авылларының уртак командасына 0:1 исәбе белән оттырса, каргалылар Юхмачы-Сиктермә егетләрен 8:0 белән җиңде.
Түбән әлкилеләр капитаны Рифат Сабиров белән сөйләшәбез.
– Бүгенге җиңелү безнең күңелне аз гына да төшермәде. Киләсе уенга яхшырак әзерләнү өчен җирлек тудырды. Ә командабыз 13 асыл егетне берләштерә. Иң өлкәнебезгә – 27 яшь. Иң яшь уенчы – Айназ Гайнетдинов, быел 8 сыйныфка бара. Нинди яшьтә булуыбызга карамастан, футбол безне дуслаштыра, үҗәтлек, максатчанлык, көч өсти. Алмаз Фиргатовичтан тәкъдим булуга, бик шатланып тупландык,– ди ул. Ә үзенең күзләрендә уеннан алган рәхәтлек очкыннары сикерешә.
Карга авылы яшьләреннән төзелгән команданың җитәкчесе – Альмир Гайфуллин. Ул да уеннардан бик канәгать. Үз командасына 15 кеше җыюга ирешкән ул. Алар арасында җәйге каникулга дәү әни-дәү әтиләр янына кайткан яшьләр дә бар икән.
– Шундый җиңүгә ирешүегезнең алшартын нидә күрәсез?– дигән сорауга, әз генә дә уйлап тормыйча:
– Бердәмлек!– дип җавап бирде егет. – Шәп команда шуннан башка була алмый. Һәр көнне кичен әзерлек уеннарына да барыбыз да җыелабыз.
– Төркемегездә төп көндәшегез дип кемне саныйсыз?
– Һәр команда үзенчә көчле. Уен бит ул, аны алдан әйтеп куеп булмый. Ә шулай да безнең максат – финал. Без аңа ирешербез, дип чын күңелдән ышанабыз,– диде Альмир Гайфуллин, егетләрчә ныклык белән.
Финал уены 30 августка билгеләнгән. Болай да һәр очрашуны карап баручы җанатарлар бу көнне инде түземсезлек белән хәзердән көтә. Әле кем җиңәсен фаразлавы кыен. Хәер, анысы беренчел мәсьәлә түгел. Ә менә җәйнең, телефоннардан, интернеттан аерылып, файдалы, күңелле, һәм сәламәтлек сагында чын егетләр уены – футболда үтүе күпкә мөһимрәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев