Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы: яшьләр килә зур келәмгә

Көрәш белән шөгелләнүче кыю яшьләр күп бездә. Уяв бәйрәме барган мәйданнарның берсе нәкъ менә шундый төр спорт белән шөгелләнүчеләргә билгеләнгән иде.

Биредә 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында бил-бау көрәше буенча ярышлар узды.
Хөкемдарлар келәмгә иң элек кечкенә үлчәмдәге балаларны чакырдылар. Бу авырлыклары 30 килограммга кадәрге яшь спортчылар. Алар, әле сабый гына булуларына карамастан, җиңүгә омтылышлары бик зур иде. Бу балалар зурлар кебек хәрәмләшүне дә белмиләр, хәйләкәр төрле алымнар да ясамыйлар. Бары тик үз көчләренә ышанып, тренерлары өйрәткән алымнарны – күнекмәләрне файдаланып бил алышалар.
Менә келәмдә баш хөкемдар Алмаз Абдуллин беренче җиңүчене ачыклап Игорь Морелевның (Сиктермә авылы) кулын күтәрде.
Игорьны бу җиңүе канатландырып җибәрде булса кирәк-ул көрәш мәйданында тагын ике көндәшен җиңүгә иреште. Нәтиҗәдә үз үлчәмендә батыр булып та калды.
Яшүсмерләр арасында дәвам иткән бил-бау көрәшендә үз үлчәмнәрендә Уяв батыры булып Сиктермәдән Тимофей Гордеев(35 кг.), Коратадан Артем Илюхин (40 кг.), Базарлы Матактан Самат Сафин (45 кг.), Нурлат районы Чулпан авылыннан Василий Данилов (50 кг.) Аксубай районыннан Илья Вафин (55 кг.),Чуаш Кичүеннән  Богдан Гыйлметдинов (60 кг. ), Базарлы Матактан Илзат Әхмәров (65кг.), Түбән Әлкидән Фәнзил Хәмидуллин (70 кг.дан өстен )калдылар.
Беренче, икенче, өченче (өчтә икешәр җиңүче билгеләнде) урыннарны алган спортчыларга дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Әлки җирендә бил-бау көрәше белән шөгелләнүче кыю кызлар да байтак. Шундыйларның иң-иңнәрен без Уявта бил алышканда күрдек. Кызларыбыз биш үлчәмдә көч сынаштылар. Иң түбән авырлыкта чемпион  исеменә Сиктермәдән Анжелика Родионова лаек булды. Шулай ук үз үлчәмнәрендә батыр булып Түбән Әлкидән Рамилә Таһирова (32кг.), Түбән Әлкидән Зилә Салахова (44 кг.), Сиктермәдән Камилла Исмәгыйлова (48 кг.), Урта  Әлкидән Алина Таймасова (57 кг.) калдылар.
Яшүсмерләр көрәшен Уяв кунаклары да тамаша кылдылар. Безнең кызлар, малайлар келәмдә бик матур көрәш күрсәттеләр. Димәк, Әлки җирендә яңа буын баһадирлары үсеп килә.Бары тик: юл бирегез яшьләр килә зур мәйданга, диясе килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев