Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы каратэчеларына акча сертификатлары тапшырылды

28 гыйнварда Казанда киокусинкай каратэ буенча республика ярышлары узды.


Балалар арасында үткәрелгән “Мирас” кышкы көрәш фестивалендә Татарстан, Чуаш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсеннән 300 дән артык спортчы катнашты. 

Көрәш югары дәрәҗәдә үтте, яшь спортчылар җиңүләр яуларга мөмкинлекләре зур булуын дәлилләде. 
Безнең спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар, көчле ярышчылар белән бил алышып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.   Җиңүләрне исә түбәндәге спортчыларыбыз яулады: Даниял Шәйхетдинов һәм Арсений Королев – 1 нче урында, Самад Хәсәнов – 2 нче урын, мактау пьедесталының өченче баскычына исә Сорушан Хәсәнов, Салават Шәһимәрдәнов, Дмитрий Козыревлар күтәрелде. 
Тәҗрибәле тренер Андрей Зиньков җитәкчелегендәге Әлки спортчылары, осталыкарын дәлилләп, даими рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. 

Ярыш җиңүчеләренә йорт төзелешенә һәм ремонт өчен акча сертификатлары тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев