Зәй шәһәрендә каратэ киокунсинкай буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узды.
Ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 300дән артык кеше катнашты.
Безнең спортчылар югары спорт рухы һәм ихтыяр көче күрсәттеләр. Әлки районы данын «Патриот» хәрби-спорт клубының Андрей Зиньков җитәкчелегендәге каратистлар яклады.
Нәтиҗәдә алар 7 беренче, 6 икенче һәм 4 өченче урынны алдылар.
Нет комментариев