Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Спорт

Әлки районы кызы “Рубин” футбол клубы академиясенә кабул ителгән

Футбол – хатын-кыз уены түгел ул, дип уйлыйсызмы? Күпчелек шулай фикер йөртүгә карамастан, соңгы елларда Россия һәм ил буенча хатын-кыз футболының үсеш алуын күрәбез.

Бу уенда да ир-егетләрнеке кебек үк таләпләр куела: уенчылар саны да, кыр мәйданы да шул ук, матч өчен вакыт та 90 минут бирелә...

Элинаның футболга бәйле үз үткәне бар: анда уңышсызлыклар да очрый, җиңүләр дә байтак. 12 яшьлек футболчы кызның спортка бәйле вакыйгалары, күп малайларныкы кебек үк, ишегалдында туп тибүдән башлана. Шулай акрынлап чын спортчыларча фикер йөртү, ныклы рух үсеш ала. Кыз тиз арада карар кабул итәргә, ялгышкан очракта да барысын да яңабаштан башларга өйрәнә. 

–     Элек тә, хәзер дә һәркем белән: олылар, кечкенәләр, күршеләр, нигездә, малайлар белән футбол уйныйм. Ә, гомумән алганда, мине бу уенга абыем Данэль өйрәтте, – ди Казанда туып, ике яшьлек чагыннан Базарлы Матакта үскән Элина. 

Берничә ел элек Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Элина Сибаева сыйныфташлары һәм дус кызы Гүзәл Хәлиуллина чакыруы белән “Алинә” спорт комплексына тренер Рифкать Сәгъдиев җитәкләгән төркемгә шөгыльләнергә килә. 

–    Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта спортзалга бару теләгем юк иде. Билгеле, беренче вакытларда барысы да шома гына килеп чыкмады. Әмма мин үҗәтләнеп шөгыльләнүемне дәвам иттем, миңа уен кыры, таләпчән тренер, көчле малайлар белән ярышу ошады. Әйе, командада күпчелек малайлар булып, кызлар 2 әү генә иде, – дип аңлатып үтте ул, минем гаҗәпләнүемне күреп. – Ул вакытта дәү әнием Суфия: “Футбол ул – кызлар шөгыле түгел”, – дип тәкърарлап та торды. Аның каравы, хәзер ул минем өчен бик шатлана.

Һичшиксез, хәзер кызның якыннары аның белән горурлана. Яшь спортчының шундый мавыгуын хуплап, аңа бар нәрсәдә ярдәм итәргә тырыша. 
Берничә ел эчендә Элина физик яктан ныгыган, техниканы үзләштергән, аның үз-үзенә ышанычы арткан. Аның тренеры Рифкать Сәгъдиев та кызның тырыш, оста уенчы булуын ассызыклады:

–    Ул тупны ике аягы белән дә көчле тибә ала, шул ук вакытта тиз дә, җитез дә, яхшы һөҗүмче дә, –  дип бәяләде. 
Сәләтле кызны республика бәйгеләрендә күреп алалар һәм республика беренчелегендә “Рубин” футбол командасы составында ярышырга чакыралар. Элина уйнаган кызлар командасы “Рубин-КАП” турнирында җиңүгә ирешә. 

Бу уку елын Элина Сибаева Казанда 36 нчы номерлы һөҗүмче сыйфатында башлый: ул “Рубин” футбол клубы академиясенә кабул ителгән.

–     Мин кайчан да булса хатын-кызлар футболы да, ир-егетләрнеке кебек абруйлы булыр дип өметләнәм, – диде ул хыялын да әйтеп. – Билгеле, гимназия, футбол уйнаучы дусларны һәм гаиләмне мин бик тә сагыначакмын. 

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә чит телләр укытучысы һәм Элинаның сыйныф җитәкчесе Гөлназ Шәрипова: “Билгеле, бу максатчан, тәртипле һәм белемле кызны минем бер дә җибәрәсем килмәде”, – ди. Шулай да һәркем аның укуда гына түгел, ә спортта да уңышларга ирешүенә шатлана. 

–    Безнең сыйныф аңа уңышлар һәм җиңүләр тели. Гимназиябез укучысы белән горурланабыз! – дип ассызыклады Гөлназ Зөфәр кызы. 

Фикер:

Татарстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре Рифкать Сәгъдиев:

–     Моннан еракта калган 1960 елда футбол уены бик популярлашты. Һәм бездә дә мәктәп укучылары һәм Тумба, Юхмачы авылы яшьләре аны яратып уйный да башлады. Шул чор уенчысы Базарлы Матактан булган якташыбыз Наил Нурмый улы Гыйззәтуллин – Татарстан футболында билгеле шәхес турында аерым әйтәсе килә. Ул бу спортка ярты гасырдан артык гомерен биргән кеше: башта ул Казанның” Рубин” футболчысы иде, аннары Түбән Каманың “Нефтехимик” футбол клубы өчен чыгыш ясый башлады. Озак еллар аның президенты булды, ә хәзер ул әлеге клуб президенты киңәшчесе. Менә шундый легендар шәхесләр үрнәгендә без балаларны, яшүсмерләрне спорт белән даими шөгыльләнергә кызыктыра алабыз. Моның өчен республика күләмендә яхшы шартлар тудырылуы шатландыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев