Әлки районы мәктәпләре командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды
Район мәктәпләре командалары арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия кубогына волейбол буенча ярышлар узды.
Бәйге гимназиянең спорт залында оештырылып, белем йортының үзенең һәм Базарлы Матак, Юхмачы, Чуаш Кичүе, Сиктермә, Түбән Әлки, Иске Матак һәм Борискино мәктәпләре егетләре җиңү өчен көрәште.
Спортзалда киеренке һәм шул ук вакытта бәйрәмчә мохит урнашты. Егетләр, көчле, әзерлекле булуларын күрсәтеп, оста уйнады. Һәр команда җиңү өчен генә түгел, ә абруй-дәрәҗә өчен дә көрәште.
Ярышлар мавыктыргыч үтте, көндәшләргә һәр очко өчен бар тырышлыкны куярга туры килде. Һәркем җиңү уты белән януны, командада уйный белүен күрсәтте.
Финалдагы очрашу нәтиҗәләре буенча түбәндәге командалар җиңү яулады:
1 нче урын һәм Кубок – Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасы.
2 нче урын – Базарлы Матак волейболчылары.
3 нче урын – Борискино мәктәбе.
Турнирны оештыручылар ярыш иганәчесе – эшмәкәр Александр Токтаревка аеруча рәхмәтле. Шунысы мөһим: Александр Иске Матак мәктәбен тәмамлаган һәм ул – волейбол уены өчен җан атучы кеше. Аның булышлыгы – уңышка ирешкән кешеләрнең балалар спортны үстерүгә ярдәм итүенә һәм туган җирләре белән бәйләнешне өзмәүгә мисал ул.
– Без мондый тәкъдимнәрне һәрвакыт хуплыйбыз, – диде Александр Токтарев. – Спорт яшьләрне тәртипкә, командада эшләргә, куелган максатка ирешә алуга өйрәтә. Бу ярыш-бәйрәмгә үземнән өлеш кертә алуыма шатланам.
Гимназия директоры Фәридә Яруллина сүзләренә караганда, бәйгеләр көчлеләрне ачыкларга ярдәм итеп кенә калмыйча, ә мәктәпләр арасында дуслыкны ныгыта, үз өстеңдә эшләүгә этерә, сәламәтлкне ныгыта.
Турнир төгәлләнде, әмма егетләр хәтерендә анда алган тәэсирләр озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев