Әлки районы спорт мәктәбе 1 нче урынга лаек булды
13-15 гыйнварда Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда республиканың 20 районыннан 2006-2008 елгы 180 ләп спортчылар көч сынашты.
Бәйгедә районыбыз спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашып, җиңүләр яулады:
1 нче урын – Илзат Әхмәров; Фәнзил Хәмидуллин, Арина Таймасова.
2 нче урын – Алмаз Ганиев;
3 нче урын – Зәринә Шәйхетдинова, Артем Калмыков, Нияз Сәлахов, Инзил Насыйбуллин, Владимир Журавлев.
Шундый уңышлы чыгышлар нәтиҗәсендә, гомуми исәп буенча спорт мәктәбе командасы, Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрнекен артта калдырып, 1 нче урынга лаек булды. Спортчыларыбызга: “Афәрин” дибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев