17-19 октябрьдә Менделеевск шәһәре билбау көрәше буенча иң көчле яшүсмерләрне җыеп, Идел буе спорт тормышының үзәгенә әверелде.
Безнең спортчыларыбыз җиңүгә омтылыш һәм югары осталык күрсәтеп, искиткеч чыгыш ясадылар.
Мәктәп җыелмасы копилкасы төрле дәрәҗәдәге җиде медаль алып кайтты.
Алтын җиңүләр Әхмәров Илзатта, Журавлев Владимирда.
Көмеш медальләргә Таймасова Арина, Шәйхетдинова Зарина, Хәйруллин Илсаф лаек булдылар. Бронза-Хәйруллин Давидта.
Бу җиңүләр артында бөек остазлар Вафин Рәмис, Әхмәров Илдар, Абдуллин Алмаз хезмәтләре тора.
Спротчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Сез медальләр яулап кына калмадыгыз, ә спорт мәктәбенең лидерлар һәм Чемпионнар тәрбияләвен тагын бер кат расладыгыз.
Нет комментариев