18 гыйнварда Болгарда, Ватанны саклаучылар елына багышлап, егет һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча беренчелек узды. Безнең районның спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр призлы урыннар алды.
Аерым алганда, Алексей Юманов 2014-2015 елгы малайлар арасында 1 чакрымлык арада икенче нәтиҗәне күрсәтте. 3 чакрымга йөгергәндә, Тимофей Гордеевка тиңнәр булмады, ә 3 нче урынга Александр Юманов лаек булды (2010-2011 елгылар).
5 чакрымга йөгергәндә, Дмитрий Манукян, яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 1 нче урынны яулады (2007-2009 елгылар). 50 яшькә кадәрге ир-атлар арасында ярышкан Юрий Гордеев, 5 чакрымга йөгереп, 2 нче урынга чыкты.
Спортчыларыбызны һәм аларның тренерлары Юрий Гордеевны котлыйбыз.
Нет комментариев