Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Спорт

Әлки районы спортчысы армрестлинг буенча узган Татарстан беренчелегендә җиңү яулады

Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Әлфинә Шәйхетдинова ноябрь ае башында Чистай шәһәрендә армрестлинг буенча узган Татарстан беренчелегендә җиңү яулый.

 

Әлеге ярышка республиканың 24 районыннан 16-18 яшьлек егет-кызлар килә. Әлфинә 55 кг үлчәү авырлыгында, җиде көндәшеп җиңеп, чемпион була. 

Бу спортчы кызыбызны без пауэрлифтинг буенча яулаган күп санлы җиңүләре аша беләбез. Кул көрәштерү белән ул күптән түгел шөгыльләнә башлаган һәм менә җиңүгә дә иреште.

 Бу хакта Әлфинә болай ди:

–     Армрестлинг түгәрәгенә йөрүемә бер айлап кына вакыт узды. Ул тренер Раил Исхаков тарафыннан район спорт мәктәбендә әле ачылды гына. Кул көрәштерү буенча техника минем әлегә яхшы түгел. Моңарчы пауэрлифтинг белән шөгыльләнүем, кулымда көч булу аркасында җиңү яуладым. 

Әлфинә пауэрлифтингны да ташламавы турында сөйләде.  “Декабрь ае башында Чабаксарда бу спорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты уза. Мин ул ярышка әзерләнәм”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев