Әлки районы укучысы “Рубин” футбол командасында уйный
Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Элина Сибаева “Рубин” составында Түбән Камада үткән футбол буенча Татарстан Республикасының кышкы беренчелегендә җиңү яулады.
Турнирда Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 9 команда катнашты. Финал турнирының нәтиҗәләре буенча безнең кечкенә спортчыбыз Элина да кергән “Рубин” 1 нче урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев