Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланган билбау белән көрәш буенча республика турниры үтте

“Алинә” универсаль спорт залында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланган билбау белән көрәш буенча республика турниры үтте.

Анда Татарстанның 9 район һәм шәһәрләреннән 109 спортчы (2010-2012 елгы яшүсмерләр һәм 2004-2006 елгы егет-кызлар) катнашты. 


Айрат Хәйруллин боралагы белән Чулман елгасы бозына бәрелү нәтиҗәсендә, 2020 елның 7 февралендә һәлак булды. 

туриир
Ярышта катнашучыларны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова сәламләде:


–    Хәерле көн, хөрмәтле ярышчылар, кунаклар, җанатарлар һәм бәйгене оештыручылар. Сезне биредә күрүебезгә без бик шат. Әлеге ярышлар безнең якташыбыз Айрат Хәйруллин – Дәүләт Думасы депутаты, Әлки районының эре инвесторы истәлегенә үткәрелә. Үз вакытында ул –  безнең җирлек өчен күп нәрсә эшләгән кеше. 20 ел дәвамында халык өчен эш урыннары булдырылды, терлекчелек комплекслары төзелде, җир эшкәртелде һәм бүген дә шул эшләр дәвам итә. 
Бүген бирегә көчле, нык, спорт яратучы яшьләребез җыелган. Турнир кызыклы үтсен,  уңышларга китерсен һәм  көчлеләр җиңсен, – диде ул.  

турнир

Уен киеренке үтте, тренерлар-остазлар укучыларын дәртләндереп торды. Беренче карашка нәфис күренгән кызлар да егетләрдән калышмыйча көч сынаштылар. Аларның көрәше кызыклы, мавыктыргыч үтте. 
Турнир призерларына медаль, грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. 

абдуллин

–    Беренче нәүбәттә, Айрат Нәҗип улы Хәйруллин истәлегенә шундый чара уздырганнары өчен, “Хәйруллин фонды”на рәхмәт әйтәсе килә. Турнир югары дәрәҗәдә үтте, спортчылар һәм җанатарлар канәгать калды. Мондый ярышлар киләсе елда да шул югарылыкта үтәр дип өметләнәбез.Адел Айрат улы да Әлки районында спорт тормышы үсешенә зур ярдәм итә. Нәтиҗәдә, балаларда спорт белән шөгыльләнүгә һәм беренче урыннар яулауга кызыксыну туа. Гомумән алганда, әлеге турирны оештыруда катнашучы һәркемгә дә рәхмәт әйтәсе килә, – диде турнирның баш судьясы Алмаз Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев