Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында Александр Никошин призларына көрәш буенча районара фестиваль узды

15 октябрьдә Базарлы Матакның “Алинә” спорт залында район башлыгы Александр Никошин призларына көрәш буенча районара фестиваль узды.

Җиңү өчен 200 дән артык ярышчы көч сынашты. Ул 18 яшькә кадәрге малай һәм кызлар. Келәмгә республиканың 7 районыннан –  Лаеш, Балык-Бистәсе, Норлат, Алексеевск, Аксубай, Кама Аланыныннан вәкилләр килгән иде. Әлки районыннан аеруча күп ярышчылар катнашты.  

Катнашучылар арасында спорттта үз юлларын әле башлаучылар да, күптапкырлар осталыклары дәлилләгән тәҗрибәле сугышчылар да бар иде. 

Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән район башлыгы Александр Никошин да мөрәҗәгать итте:

–    Мондый чаралар яшьләр арасында көрәш кебек спорт төрен популярлаштырырга, аны физкультура һәм сәламәт тормыш рәвеше кебек кыйммәтләргә тиңләргә ярдәм итә. Хәтта кечкенә тораклыкларда да спортның күп төрләрен үстерергә мөмкин, – дип ассызыклады ул. – Без спортка хәзер зур кызыксыну булуын күреп торабыз. Спорт ул – акыл һәм көчнең кушылуы. Бүген ярыш кына түгел, ә чын бәйрәм. Фестиваль ел саен үтәр һәм киләчәктә бөек спортчы булып танылачак кешеләр беренче уңышларын ясар, дип өметләнәбез. Билгеле, яшь көрәшчеләрнең барысы да тормышларын спорт белән бәйләмәс, әмма фестивальдә алган тәҗрибәләр алга таба холыкны чыныктырырга һәм куелган максатка ирешергә ярдәм итәр. 

Спорт ярышында хәтта “Тәмле ризык” җәмгыяте директоры Зөһрә Бариева да булды. Ярышлар спортның өч төре – билбау белән көрәш, киокусинкай, бокс буенча үтте. 

ильяс

Спортчыларның бар осталыкларын биреп, дәртләнеп ярышулары тамашачыларда зур кызыксыну тудырды. Базарлы Матактан Ильяс Вәлиев һәм Кама Аланыннан Радмир Әбүзәров, каратэның киокусинкай төре буенча Базарлы Матак мәктәбеннән Алмаз Шәйхетдинов һәм Ринат Сабировның көч сынашуы аеруча матур тамаша булды. 

“Әлеге спор төре белән шөгыльләнгәч, мин үземне генә түгел, башкаларны да яклый алам, – дип, фикерләре белән уртаклаштты яшь каратэчыларның берсе Райан Хәмидуллин. – Биредә мин күп дуслар белән таныштым. Ә беренче урын өчен миңа дустым Самат белән көч сынашырга туры килде”. 

 Әлеге турнирны оештыручылар: “Бәйге гадәткә әйләнеп китсен өчен, бар тырышлыгыбызны да куячакбыз”, – диделәр. 
Фестивальдә җиңүчеләр медальләр һәм акча белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев