Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә бадминтон буенча район беренчелеге булды

19 мартта “Алинә” универсаль спорт залында бадминтон буенча район беренчелеге булды.

 
ФОТОРЕПОРТАЖ

Әлеге ярышларны бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар әтиләре Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә оештырды. 


–    Әсхәт Шәйхетдинов күп еллар дәвамында районда җитәкче вазифаларында эшләде. Авыл хуҗалыгы, районны газлаштыруда үзеннән гаять зур өлеш кертте, – дип, сүзен башлады район башлыгы Рәшит Билалов, ярышчыларны сәламләргә алынгач. – Бертуган Шәйхетдиновлар – районның иң уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләре. Алар эш урыннары белән тәэмин итә, социаль хезмәтләр күрсәтә, тораклар сала. Бүгенге көндә районыбызда бадминтонны яратып уйнаучылар күп, ул физкультура һәм спорт үсешендә зур роль уйный. 


Рәшит Билалов ярышта катнашучыларга рәхмәт белдергәннән соң, ирешелгәннәрдә тукталмауны теләде. 
–    Районда физик үсеш өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Шундый шартлар тудырганы өчен, район җитәкчелегенә рәхмәт. Безнең уңышлар казанган спортчыларыбыз, чемпионнарыбыз бар, – дип ассызыкладылар Шәйхетдиновлар, ярышчыларга уңышлар теләп. 
Ярышларда егетләр һәм кызлар, оешма-учреждение, авыл җирлекләре вәкилләреннән җыелган 11 команда, барлыгы 100 дән артык кеше катнашты. Беренчелек җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләр һәм күчмә кубокка ия булды. Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә багышланган турнирны үткәрү гадәткә керәчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев