Әлки районында “Бадминтон өметләре – Татарстан 2025” ярышлары үтте
29-30 ноябрьдә Базарлы Матакның “Алинә” спорт залында, “Бадминтон өметләре – Татарстан 2025” дип исемләнеп, яшүсмерләр арасында оештырылган республика турнирының финалы узды.
Югары дәрәҗәдәге бәйге узуы тантаналы ачылышта да ассызыкланылды. Анда район башлыгы, республика бадминтоны федерациясенең күзәтү советы әгъзасы Александр Никошин, федерация рәисе Юрий Чаплыгин чыгыш ясады.
Спортчыларга, тренерларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, Александр Никошин:
– Безнең өчен Әлки җирендә шундый дәрәҗәле турнир үткәрү – горурлык. Яшүсмерләрнең бар тырышлыкларын куеп, җиңү уты белән янып уйнауларын күрү – районда спортны үстерүче һәркем өчен бүләк. Ышанам: бүгенге көндәге “бадминтон өметләре” иртәгә Россия һәм бөтендөнья чемпионнары булырлар. Без зур нәтиҗәләр күрсәткән яшь спортчыларыбыз уңышларына шатланабыз һәм сәләтле балаларга, мөмкинлекләрен ачу өчен, шартлар тудырырга тырышабыз, – диде.
Юрий Чаплыгин ярышларның яхшы оештырылуын һәм республика яшь спортчыларының осталыклары үсә баруын билгеләде.
Спорт комплексы мәйданчыкларында ярышлар ике көн дәвамында барды. Районыбызның яшь бадминтончылары, яхшы уен күрсәтеп, лаеклы рәвештә мактау пьедесталына күтәрелделәр.
Нәтиҗәдә, турнирда ялгызлар разрядында Альберт Хисамов алтын медальгә лаек булды. Ул, мәйданчыкта үзен бик ышанычлы тотып, аңа тиңнәр булмавын күрсәтте.
Финал уенының киеренке көрәшендә Радмила Сафина да, ныклы әзерлектә булуын дәлилләп, көмеш медальле булды.
Ясминә Муштакова һәм Әминә Вафина парлы чыгыш ясаучылар арасында бронза медальне алуга иреште. Бу – аңлашып, команда рухында уйный белү дәлиле иде.
Әлеге җиңүләр – зур хезмәт нәтиҗәсе. Әлки спортчыларының уңышлары республика дәрәҗәсендә еллык йомгаклау рейтингында да күренә:
Альберт Хисамов – ир-атлар арасында ялгызлар разрядында Татарстанның – беренче, ә парлылар разрядында өченче ракеткасы.
Ясминә Муштакова – хатын-кызлар арасында парлылар разрядында икенче ракетка.
Без спортчыларыбыз, аларның тренерлары һәм ата-аналары белән горурланабыз. Чемпионнарыбыз һәм призерларыбызны котлыйбыз! Ирешелгән уңышларда тукталмыйча, алга баруны һәм, зур өметләрне аклап, яңа җиңүләр белән шатландыруларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев