Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында “Милләт кроссы” бәйгесе узды

Бүген, шимбә көнне, Базарлы Матакның Чаңгы базасында “Милләт кроссы- 2023” бәйгесе узды.

Бу Бөтенроссия күләмендә уза торган йөгерү бәйгесендә 6 дан башлап, чикләнмәгән яшькә кадәр спорт яратучылар катнаша алды.

Фоторепортаж 

Районыбызда үз көчләрен сынарга 300 дән артык кеше җыелды. 
Спортны яратучылар иң элек барысы бергә әзерлек рәвешендә бер чакрымлык әйләнәне йөгереп узды. Аннары яшь төркемнәре буенча бүленеп, ярыш башланды. 6-8, 9-11, 12-14, 15-17, 18-35, 36 һәм аннан өлкәнрәкләр төркемнәренә старт бирелде. Нәтиҗәдә җиңүчеләр билгеле булды. Аларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев