Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Спорт

Әлки районында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча ярыш узды

Турнир Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә ДОСААФ җирле оешмасы һәм район мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды.

12 мәктәптән килгән 36 укучыны, аларның укытучыларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Мария Платонова сәламләде. 
Чарада махсус хәрби операция батырлары Виталий һәм Сергей Мироновларның да катнашуы, егет-кызларның рухын күтәреп, җиңүләргә дәртләндерде. Киеренке көрәш 2 сәгатьтән артык дәвам итте. 
Төз атучылар да билгеле булды. 30 мөмкинлектән 26 очко җыеп, 1 урынны Алпар мәктәбе укучысы Айнур Хәйдәров яулады. Аңардан берәр генә баллга артта калып, 2 урынга Татар Борнае мәктәбе укучысы Елезавета Милаева, 3 урынга Чуаш Борнае мәктәбеннән Артем Каштанов лаек булды. 
Командалар буенча урыннар түбәндәгечә:
1 урын– Чуаш Борнае төп мәктәбе (71 очко);
2 урын–Алпар урта мәктәбе (70 очко);
3 урын– Татар Борнае төп мәктәбе, Иске Матак урта мәктәбе (68 әр очко).
Башка еллардан үзенчәлекле буларак, быел әлеге укучыларны әзерләгән тренер-укытучылар да, осталыкларын күрсәтеп, көч сынашты. Чуаш Борнае төп мәктәбе  «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне укытучысы Вячеслав Филипповка тиңнәр булмады. Ул 30 мөмкинлектән 30  ны җыйды. 2 урында–Юрий Гордеев(Сиктермә мәктәбе), 3 урында– Рәмиз Гыйльметдинов(Алпар мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев